Минзәләнең күпбалалы әниләренә багышланган концерт
“Веста” яшьләр үзәге бинасында Әниләр көненә багышланган концерт булды. Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул-әни. Чын күңелдән яратучы бердәнбер кеше дә-әни. Әниләргә карата күпме җырлар, шигырьләр , әдәби әсәрләр, картиналар иҗат ителгән, ләкин һаман аз.