Өлкәннәр: авырып китсәң ярдәм кайдан киләчәк
Шушы көннәрдә Казандагы 21 нче шәһәр поликлиникасында Татарстанда “Демография” милли проектын тормышка ашыру буенча җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрелде. Анда (контрольлек итүче эшче төркем составында җәмәгатьчелек активистлары да, өлкән буын кешеләре дә бар иде) гериатрик медицина ярдәме системасын булдыру процессының ничек баруы турында сөйләштеләр.