Минзәлә районында Бөек Ватан сугышы ветераны туган көне белән котлаулар кабул итә
Аю авылының легендар шәхесе, озак еллар буена мәктәп директоры булып эшләгән Хәсәнҗан Гатауллинга 99 яшь тулды
Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов Хәсәнҗан агага иң җылы теләкләрен җиткереп, бүләк тапшырды. Ветеранны хөрмәтләп хәтта Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр, аңа ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләп, Яңа еллар белән котлауларын җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләренең котлавы да Хәсәнҗан
Гатауллинның күңеленә бик хуш килде: авыл клубының сәнгать җитәкчесе Ләйсәния Бәдриева баянда моңлы көйләр башкарды.
— Хәсәнҗан абый безне җылы каршы алды, тәрәзәдән карап озатып калды. Күңеле һаман да яшь хөрмәтле ветераныбызның, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га авыл мәдәният йорты директоры Роза Гыйлфанова.
Шулай ук кичә Хәсәнҗан аганы котларга мәктәп делегациясе дә килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев