Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җиңүнең 80 еллыгы

Сыерсыз калган гаилә хакында тыңлау күңелләргә авыр тәэсир итте

31 гыйнвар көнне "Ветераннар тормышы романнар язарлык" акциясе кысаларында Аю авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә, тыл ветераны Миншина Ф.Г. апа йортына очрашуга барды.

Сугыш башланган елны Фая апа 10 яшьлек бала була. Әтиләре 1941 елны сугышка киткәндә өйдә әниләре дурт кыз бала белән кала. Иң кечкенәләре Фәнүзә сентябрь аенда туып кына кала...
Шул китүдән, әтиләренең ике айдан соң бер тапкыр гына хаты килә. Үлү турындагы хәбәре дә берничә ел үткәч кенә килә.
Фая апа 14 яшеннән ындыр табагында көлтә сугуда эшли.Колтәләрне сугу машинасына күтәрә алмаганлыктан, икешәр кыз бергә күтәреп бирә идек, ди. Ул елларда ипи юк иде, бар булган ризык черек бәрәңгедән иде, дип искә ала ветеран апабыз.
Сугыш елларында куелган 40 кг ит нарядын үти алмагач, 1943 елда әниләре ат урынына эшкә җигеп йөргән сыерын, шул бурыч хакына, заготконторага җитәкләп илтеп тапшыра... Ул сөйләгәннәрне тыңлаганда күзләргә яшь килә.
Сугыштан соңгы илне торгызу елларында Фая апа дуңгызчылык фермасында эшли, 50 елларда Түбән Кама каласы төзеләсе урынга урман кисүгә йөри, яңадан авылда сыер савучы булып һәм ындыр табагында хезмәт куя. Тормыш иптәше Нәис абый белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр.
Бүгенге көндә 89 яшьлек ветеран Миншина Фая апа кызы һәм оныгы тәрбиясендә яши.

 

Ахметзянова В.В.

ТАССРның 100 еллыгына
Бөек Җиңунен 75 еллыгына

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев