1 июнь көнне М.Җәлил паркында балалар өчен бәйрәм була
Бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән Белмәмеш турында театральләшкән тамаша белән башланып китә.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Бәйрәмдә район җитәкчелеге нәниләрне Балаларны яклау көне белән тәбрик итәчәк, балалар конкурсларына йомгак ясалып, җиңүчеләр сәхнәдә үз бүләкләрен алачак. Шулай ук бу көнне балалар аниматорлар белән төрле уеннар оештырачак, аттракционнарда күңел ачачак, дискотекада рәхәтләнеп бии алачак.
Сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен Минзәлә театры артистлары “Любопытный слоненок” спектаклен күрсәтәчәк.
Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев