Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

1 майда Минзәләдә саф һавада өмә үткәрелде

Шәһәр халкы һәм хезмәт коллективлары Ленин паркында чисталык һәм тәртип урнаштырды

Минзәләдә 1 Май — Хезмәт ияләренең Халыкара теләктәшлек көненә, Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды. 

Бәйрәм үткәрелү урынында — Ленин исемендәге паркта хезмәт коллективлары вәкилләре, шәһәр халкы җыелды. Чара «Шатлык» 11нче санлы балалар бакчасының бию коллективы чыгышы белән башланып китте.

Бәйрәмгә килүчеләрне котлап, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:
— Инде барлыкка килгән традиция буенча, бүгенге чараны 1 Май бәйрәменә багышлап, без Ленин исемендәге паркны 9 Майга әзерләүгә юнәлдерелгән өмә үткәрәбез. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы билгеләп үтәргә кирәк. Бүген килгән, шулай ук узган атнада үткәрелгән өмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Тарихтан белгәнебезчә, 1 майда демонстрацияләр үткәрелде, һәм бу бәйрәмгә без хезмәт уңышлары белән килә идек. Соңгы елларда Ленин исемендәге паркны төзекләндерү буенча уртак тырышлык белән зур күләмдә эшләр башкарылды, — диде. 

Район башлыгы Айдар Салахов үзенең чыгышында киләчәктә шулай ук тәртип урнаштырылачак территорияләрне санап үтте: Садакта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Сквер, Үрдәк күле, Хастаханә скверы. Шулай ук ХППда аерым билгеләнгән территорияне төзекләндереп, агачлар утырту планлаштырыла.

Аннары Айдар Салахов район һәм шәһәр җитәкчелеге белән парк территориясен карап чыкты, төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен бирде, өмәдә катнашучылар белән аралашты. 

Барысы да бик тырышып эшләде: паркның үзендә дә, мемориалда да, стадионда да, спорт мәйданчыгында да, трибуналарда да чисталык булдырылды. 
Воровский авыл җирлеге вәкилләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре коймак, ботка пешерделәр. Район мәдәният сарае артистлары чараны үзләренең дәртле музыкаль номерлары белән бизәделәр.

Барысы да бик тырышып эшләде: паркның үзендә дә, мемориалда да, стадионда да, спорт мәйданчыгында да, трибуналарда да чисталык булдырылды.

Воровский авыл җирлеге вәкилләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре коймак, ботка пешерделәр. Район мәдәният сарае артистлары чараны үзләренең дәртле музыкаль номерлары белән бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев