10 елдан арткан Фирдус-Илгиз дуслыгы инде ныгып , зур бер халык бәйрәменә әйләнде
Быел да Урыс авыл җирлеге башдыны Ильмира Аксюкова һәм Минзәләнең данлыклы эшмәкәре Илгиз Загиев Татарстан авыллары Сабантуйлары тарихына тагын бер истә калырлык факт өстәде..
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Тулыбайдагы авыл көне хакында бәйрәмне үткәрү комиссисе әгъзасы булган Светлана Сабирова Минзәлә- информ хәбәрчесенә менә нәрсәләр сөйләде.
Республикабыз, илебезнең төрле почмагыннан кунаклар Минзәләнең Тулыбай авылына агылды. Бу көнне 100 дән артык аттракцион, сәүдә нокталары эшләде. Балаларның күңелен күрергә ничә кило кәнфит, тәмлүшкә, уенчык таратылды. Шаян куян белән күңел дә ачтылар сабыйлар. Сабантуйны оештыручылар да, авылда яшәуче кешеләр дә масштаб киңлеген уйлап, күп бүләкләр, кызыклы уеннар, дәртле биюләр, моңлы җырлар әзерләделәр.
«Тулбай жәүһәрләре» ансамбле кызлары якташларны ерактагы балачакка да, Тулыбайның ямьле иртәсенә дә, матур киләчәккә дә дәртләндерделәр. Татарның танылган җырчысы Тямай да, көчен -сәләтен кызганмыйча мәйдандагы халыкны ду китереп биетте, көлдерде, бүгенге көннең иң зур сынаулары турында моңландырып күңелләрне сагышларга күмде.
Тулыбай - батырлар төбәге: кыр батырларын да, Әфган сугышы ветераннарын да, хәзерге МХО дагы Тулыбай егетләрен дә, янгын вакытында 2 әбекәйне коткаручы батыр Тулбай ирләрен дә, Тулыбайда яшәүче иң өлкән әбекәйне, яңа туган сабыйны да, иганәче гаярь егетләрне - берсен дә онытмаганнар. Илләр-көннәр тынычлыгын теләп саубуллашты мәйдандагы халык быелга.
Тямай авыл көнендәге чыгышыннан кергән акчаның бер өлешен сугыштагы егетләргә гуманитар ярдәмгә тотачак.
Тулыбай авылы көнендә баш батыр булып Дәвек авылы оныгы Альберт Хәйретдинов калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев