Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

137 үзмәшгульгә узган елгы салымнары кире кайтарылды

Районда “Минем салым” системасы аша теркәлүче 528 үзмәшгуль бар.

Коронавируска бәйле рәвештә, Минзәлә районы үзмәшгульләренә дә узган ел түләгән салымнары кире кайтарылды.

(Минзәлә, 28 июль,“Минзәлә-информ”,Флүрә Мусина)

Россия Федераль салым хезмәте идарәсенә 2019 елгы һөнәри керемгә түләнгән салымны каплауга үзмәшгуль гражданнарга субсидияләр бирү өчен 1,6 млрд. сум бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, республикада үзмәшгульләргә 140 млн сум тирәсе акча түләнгән. Минзәлә районында үзмәшгульләргә күпме субсидия бирелгән соң?

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина бу хакта болай диде:

Пандемия шартларында ярдәм чарасының берсе буларак, үзмәшгульләргә салымнар кайтарылды. Мондый ярдәмнән районыбыздагы 137 үзмәшгуль файдаланды, аларга 769 мең сум күләмендә узган елгы салымнары кире кайтарылды.

Шулай ук үзмәшгульләргә 12,1 мең сум күләмендә «салым капиталы» – бонус бирелә, алар ел ахырына кадәр үз акчаларыннан файдаланмыйча салым түләүләрен шуның бәрабәренә башкара алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев