Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

1нче урта мәктәп укучылары «Россия бөркетләре» сафына кабул ителде

«Россия бөркетләре» — илебезнең актив гражданнарын тәрбияләү буенча башлангыч сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштерүче масштаблы бөтенроссия проекты. Ул «Беренчеләр хәрәкәтенең» башлангыч басыкыч булып тора.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бүген 1нче урта мәктәптә башлангыч мәктәп укучыларын Россия бөркетләре сафларына багышлау тантанасы узды. Иң элек алар «Бөркет турында» дип исемләнгән фильм карадылар. Фильмнан алар бөркет кебек кыю рәвештә биектә очар өчен тугры дуслар, якты хыяллар һәм яхшы гамәлләр кылырга кирәк дигән фикер алдылар. 

Кунак буларак чакырылган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев балаларга үзенең теләкләрен җиткерде. Сыйныф җитәкчеләренең муеннарына «Россия бөркетләре» символикасы төшерелгән галстук бәйләде.

Югары сыйныф укучылары башлангыч мәктәп укучыларына «Россия бөркете» билгеләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Проект районның барлык мәктәпләрендә дә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев