Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2 минзәләле вакытыннан алда пенсиягә хокуклы

Минзәлә районында клиентлар хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2019 елдан башлап, 1 кеше озак вакытлы эш стажы аркасында вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукыннан файдаланган.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу тәртибе турында безгә Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева сөйләде:

- Исегезгә төшерәбез, ир – атлар-42 ел (әмма 60 яшьтән дә иртәрәк түгел), хатын-кызлар-37 ел (тик 55 яшьтән дә иртәрәк түгел) хезмәт стажы белән пенсиягә чыга ала. 2020 елда мондый хокуктан Минзәлә районында яшәүче 2 кеше файдалана.

Армиядә хезмәт итү, бала карау буенча ял, эшсезлек буенча пособие алу, шулай ук өлкәннәрне яки инвалидларны карау – бу нигезләр озак вакытлы эш стажына бәйле рәвештә вакытыннан алда пенсиягә хокук бирми. Гомуми нигезләрдә пенсия билгеләгәндә югарыда санап үтелгән чорлар эш чорлары белән беррәттән стажга кертелә.

Үз стажыңны һәм шәхси пенсия коэффициентларын Пенсия фондының территориаль бүлекчәләренә мөрәҗәгать итмичә генә тикшерергә мөмкин: электрон сервислар ярдәмендә - РПФның www.es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев