2 нче мәктәп укучылары сулык ярларын чистарту буенча бөтенроссия акциясендә даими катнашалар
Быел да искәрмә булмады
Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше булган сулык ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» («Игелекле эшләр яры») бөтенроссия акциясенә кушылды. Әлеге акция кешеләрне табигатькә сакчыл карарга өнди.
"Эко-тайм" экологик хәрәкәте активистлары Кучканка буасы ярында чираттагы акциягә җыелды, бик бердәм һәм дус эшләделәр. Алар бу авыр эшне җиренә җиткереп башкардылар, территорияне чүп-чардан чистарттылар.
"Безнең көннәрдә экология иң мөһим фәннәрнең берсе, әмма аның чәчәк атуы әле алда", - дип билгеләп үтә акциядә катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев