2021 елга район бюджеты кабул ителде
Бүген район Советы утырышында 2021 елга район бюджеты кабул ителде.
Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ
Утырышны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Көн тәртибенә кертелгән беренче сорау буенча районның финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе Ландыш Кондратьева чыгыш ясады. Ул быелның ун аенда бюджет үтәлешенә тукталды, авыл җирлекләре башлыкларына салым суммасын тулысынча җыюга бик җаваплы карарга дип мөрәҗәгать итте. Район бюджеты Россия, Татарстанның финанс ярдәме белән,бер миллиард сумнан артып киткән. Бер федераль программа аша гына да: авыл урамнарына ут баганалары кую,спорт мәйданчыклары ясау,төзекләндерү өчен районга 122 миллион сумнан артык акча бирелде. Үзара салым аша да бик күп эшләр башкарылды.
2021 елга район бюжеты дефицитсыз кабул ителде. Әмма Айдар Салахов искәрткәнчә, ситуация катлаулы булып кала бирә. Шуңа без авыл хуҗалыгы районы буларак, һәр гектардан бер мең сум салым алырлык итеп эшне оештырырга тиешбез.
Депутатлар алдагы елга бюджет параметрлары белән алдан танышып, бертавыштан хупладылар. Сессия ахырында депутатларга таныклык һәм значок тапшыру тантанасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев