Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2024 елда Минзәлә шәһәренең Карл Маркс урамындагы бер өлеше Россия гранты акчасына төзекләндереләчәк

Бөтенроссия конкурссында катнашу өчен беренче этапны үттек.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Шәһәр кешеләре тәкъдим ителгән тавыш бирүдә территорияләрдән (анда тагын Минзәлә елгасы яр буе һәм Үрдәк күле бар иде) Карл Маркс урамының бер өлешен (39 нчы йорттан, Ленин урамына хәтле) сайлап алдылар.
Район властеның ни өчен бу территориядә төзекләндерү эшләре үткәрергә җыенуы хакында район газетасының алдагы саннарында язып чыгарбыз. Март аенда биредәге объектларның проектын әзерләү буенча проект төркеме киләчәк. Аннан алар ясаган эскизлар буенча гражданнарның фикер алышуы үткәреләчәк.
Эскизларның, проектның Мәскәү комиссисен ышандырырлык булуы мөмкин. Чөнки Минзәлә проектын җиңүче итеп тапканда гына шәһәрнең ьу өлешен яңартуга акча бирәчәкләр. Шуңа тавыш бирүнең икенче этабында үзебезгә дә бик актив булырга туры киләчәк. Бу хакта социаль челтәрдә һәм район газетасында хәбәр итәрбез. Бездән аерылмагыз... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев