Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2024 елга Минзәлә район бюджеты дефицитсыз кабул ителде

Минзәлә район Советы утырышын район башлыгы Айдар Салахов алып барды.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)

Бу утырышта 2023 елның ун аенда районның социаль- экономик үсеше буенча төп йомгаклары хакында отчетны район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов ясады. Район экономикасында позитив үзгәрешләр бар. Алар белән газета укчыларыбызны да таныштырырга җыенабыз.

Район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ландыш Кондратьева депутатларны 2024 һәм 2025-2026 елларга бюджет белән таныштырды.

Район бюжетын газетабызның киләсе санында урнаштырабыз. Һәркем андагы саннар белән җентекләп таныша ала.

Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашты һәм чыгыш ясады.

Утырыштан соң депутатлар, Шәфкатьлелек акциясе кысаларында, Яңа ел чыршысына эленгән конвертларның эчтәлеге белән таныштылар. Тагын дистәләгән баланың өенә Кыш бабай Яңа ел бүләкләре алып киләчәк, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев