Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

2026 елга Минзәлә районы бюджеты кабул ителде

Район Советының чираттагы утырышында 2026 елга һәм 2027, 2028 елларның планлы периодына район бюджеты кабул ителде.

Утырышны район башлыгы Айдар Салахов алып барды.
Бюджетның төп параметрлары хакында депутатлар алдында финанс һәм бюджет палатасы рәисе Ландыш Кондратьева чыгыш ясады. 14 ноябрьдә район газетасында басылган бюджет проектына үзгәрешләр кертелмәгән. Депутатлар бюджетны бертавыштан кабул иттеләр.


Утырышның көн тәртибендәге икенче соравы буенча районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков чыгыш ясады. Ул депутатларны һәм залда утыручы район җәмәгатьчелеген авыл хуҗалыгындагы беренчел нәтиҗәләр белән таныштырды. 2026 елда кабул ителәчәк «Программа 20» хакында сөйләде. Аның нигезендә районда мөгезле эре терлек симертү буенча мини фермалар төзү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев