Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасы «Минзәлә-информ» филиалында кунакта булды

Балалар «Минзәлә» район газетасы, филиал коллективы һәм редакция эшчәлеге белән танышты.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Редакциябезгә балалар бакчалары, мәктәп һәм җәйге лагерьда ял итүче балалар даими рәвештә экскурсиягә килеп тора. Бу юлы бездә «Алтынчәч» балалар бакчасының 5 яшьлек балалары кунак булды. Алар әле укый белмиләр, шуңа күрә кулларына алган район газетасының рәсемнәрен зур кызыксыну белән карадылар. Кызганыч, баларның моңа кадәр район газетасын күргәне булмаган. Димәк, әти-әниләре газета алдырмый. Балаларга ни рәвешле район газетасына язылырга яки аны азык-төлек кибетләреннән сатып алырга мөмкин булуын тәфсилләп сөйләдек. 

Балалар газета полосаларының компьютерда версткалануын, А3 формталы принтердан чыгуын кызыксынып карады. 

Соңыннан «Кырык тартма» кибетендә дә кунак булып, балалар өчен чыгучы республика басма журналлары белән танышты. Билгеле булганча, «Сабантуй», «Салават күпере» кебек балалар журналларына «Кырык тартма» аша да язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев