Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында Гаилә елына старт бирелде

Россия Федерациясендә 2024 ел Владимир Путин фәрманы белән Гаилә елы дип игълан ителде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

«Алтынчәч» балалар бакчасының «Кояшкай» зурлар төркемендә Гаилә бәйрәме узды. Актлар залында узган бәйрәмгә балаларның әти-әниләре, әбиләре, бертуган апа һәм абыйлары чакырылган иде. 

Килгән кунакларны балалар гаилә турындагы җыр башкарып һәм шигырьләр сөйләп сәламләде. Дус һәм бердәм Маниннар, Гәрәевләр һәм Анастасьевлар гаиләләре исә үзләре белән таныштырды һәм төрле конкурсларда үзара көч сынашты. Балалар һәм килгән кунаклар аларга көч биреп утырды. 

Алсу Зыятдинова, «Кояшкай» зурлар төркеме тәрбиячесе:

—Гаилә — балалар тормышында иң мөһим урынны били. Балалар белән без һәрвакыт гаилә һәм аларның гаилә әгъзалары турында әңгәмәләр оештырабыз, әти-әниләрнең эш урыннарына экскурсиягә барабыз, аларның һөнәрләре белән танышабыз. Гаилә елы уңаеннан балалар үз гаиләләрен һәм гаилә гербларын ясадылар. Әйтергә кирәк, төркемебездә 3-4 бала тәрбияләнүче күпбалалы гаиләләр дә бар. Бакчада төрле чаралар оештыруда, әлбәттә, әти-әниләр безнең төп терәгебез булып торалар, һәр эштә теләктәшлек белдерәләр. Шуның бер дәлиле булып бүгенге бәйрәм чарасы тора. Әти-әниләр катнашында узган бүгенге чара Гаилә елына старт бирде. Алга таба да бакчабызда Гаилә елына багышланган чаралар уздыру дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев