6 октябрь көнне “Самый Классный Классный – 2022” конкурсына старт бирелде
Узган елгы кебек быел да, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы һәм “Минзәлә” район газетасы ярдәме белән “Самый Классный Классный” конкурсы уза.
Былтыр бу конкурста сыйныф җитәкчеләре өчен безнең menzela.ru сайтында 30 меңнән артык кеше тавыш бирде.
Әлеге конкурс сыйныф җитәкчеләре арасында үткәрелә. Узган елда җиңүче булган укытучылар быелгы конкурста катнаша алмый.
1 нче этап безнең ВКонтактедагы “Мензелинск news - Мензеля онлайн” төркемендә 6 октябрьдә башланды һәм 17 октябрьга кадәр дәвам итәчәк. Әлеге этапта ата-аналар, укучылар үз кандидатларын тәкъдим итәләр. 2нче этап исә – тавыш бирү этабы. ВКонтактеда иң күп комментарий һәм лайк җыйган кандидатлар өчен menzela.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин. 3нче этап – бүләкләү. Иң күп тавыш җыйган сыйныф җитәкчесен 35 мең сум күләмендә бүләк көтә. Узган ел бу бүләкне 1 нче урта мәктәп укытучысы Елена Юлдашева алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Комментарии
0
0
Динмухаметова Гульсария Хаматовна,учитель математики МБОУ "Николаевская оош им.С.А. Кузнецова "классный руководитель 9класса
0
0
0
0
Рахматуллина Гульнара Маратовна -Учитель русского языка и литературы МБОУ СОШ 2 г. Мензелинска
0
0