Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

65 яшьтән өлкәнрәк эшли торган гражданнар больничныйга китәргә хокук алачак

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын сайлаган 65 яшьтән өлкәнрәк эшли торган гражданнарның 6 сыннан 19 апрельгә кадәр больничный алу мөмкинлеге бар.

(Минзәлә, "Мензеля-информ"). Карантинга бәйле рәвештә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу өчен гражданнарга нинди дә булса документлар тутыру таләп ителми. Больничный кәгазе өчен түләү гражданнарга турыдан-туры социаль иминият фонды средстволарыннан килә.

"Пандемия шартларында без өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзебезне изоляцияләү режимында калу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Элегрәк Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне өйдән чыгып эшләргә тәкъдим иткән иде. Эшчәнлек өлкәсе ерактан торып эшләүне күздә тотмаган өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын тәэмин итү йөзеннән 65тән өлкәнрәк эшләүче гражданнар өчен больничный алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылган», – дип белдерде Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Эш бирүче әлеге төркем гражданнарны тулы хезмәт хакын түләүне саклап читтән торып эшкә күчерергә яки вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие рәсмиләштерү өчен социаль иминият фондына тапшырырга тиеш була.

Өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиене исәпләү гомуми кагыйдәләр буенча узачак. 8 елдан артык стаж булганда хезмәткә яраксызлык көннәре 100 процент күләмендә түләнә. Базага уртача айлык хезмәт хакы алына, әмма пособиенең  мөмкин булган максималь күләме кадәр (уртача максималь күләме бер айга 69961,65 сум).

Пособиеләрне түләү Россия ФСС тарафыннан хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе формалаштырылганнан соң 7 календарь көн эчендә бөтен чор өчен бер тапкыр башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, элек ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан социаль иминият фонды белән берлектә чит илдән кайткан һәм алар белән бергә яшәүче гражданнарга вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү механизмы гамәлгә ашырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев