Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

81нче яшендә театр ветераны, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Илһамия Кичубаева вафат булды

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

Илһамия Кичубаева 1945 елның 23 ноябрендә Минзәлә шәһәрендә, атаклы артистлар Мөхит Кичубаев һәм Рәбига Шакировалар гаиләсендә туа. Мәскәүдә Җир төзелеше институтының архитектура бүлеген тәмамлый. Минзәлә театрында 1994 −2005 елларда төзелеш буенча директор урынбасары, 2005 елдан 2021 елга кадәр музей мөдире булып эшләде.

Мәрхүмәнең энесенең, уллары Нияз һәм Русланның, оныкларының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Һәрчак якты йөзле, итагатьле Илһамия Мөхит кызының якты истәлеге безнең күңелләрдә сакланыр.

Чыганак – театрның МАХ каналы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев