Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

87 нче театраль сезон ачылу тантанасында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры традицияләрдән тайпылмады

Күпьеллык традицияләр буенча, театраль сезон ачылу ике өлештән тора. Беренче өлешендә яңа спектакльнең премьерасы күрсәтелсә, икенче – тантаналы өлешендә – узган сезонга йомгак ясалып, артистлар, театр хезмәткәрләре, актив тамашачылар һәм театр дуслары бүләкләнә. Быел да театр бу традицияләрдән тайпылмады.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
“Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” спектакле премьерасыннан соң, сәхнәгә барлык театр артистлары да чакырылып, алар белән тамашачыларны таныштырып чыктылар. Быел театр Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап килгән яшь артист Рөстәм Авзалов белән тулыланды. Ачылу тананатасында Рөстәмне тантаналы төстә театр коллективына кабул иттеләр. Традиция буенча, театрда күпьеллар хезмәт куйган артист яңа килүче артистка грим тапшыра. Рөстәмгә гримны Татарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов тапшырды.
Театр коллективын сезон ачылу белән Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева тәбрик итте, театр директоры Илнур Гайниев белән берлектә театрда күпьеллар намуслы хезмәт куйган, узган сезонда уңышлы рольләр башкарган артистларга, театр хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге диплом, мактау грамотасы һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук бу көнне театр директоры Илнур Гайниев коллективка һәрдаим ярдәм итүче дуслары – спонсорларны да сәхнәгә чакырып, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды.
Сезон ачык! Театр тамашачыларны яңа спектакльләр белән сөендерегә әзер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев