Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ачык ТКХ эшен белеп башкара

Иртән торуга краннан су килмәсә,һәркем үз реакциясен күз алдына китерәдер.Урамда -30 градуска якын температура булганда ,бигрәк тә.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Бүген, яңа гына эшли башлаган "Ачык ТКХ" һәм Коммуналь челтәрләрнең Рашид Шайсуваров хезмәтләренең җитди сынауны уңышлы үтүен күпләр сизми дә калды.
Бердәм -диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Ольга Рубцова әйтүенчә, су бетүе хакында беренче сигнал бүген 5,42 сәгатьтә кабул ителгән, җаваплы кешегә бу хәбәр шул минутта ук җибәрелгән. Сигез сәгатьтә краннарда су бар иде инде. Әйтәм бит,якшәмбе көнне күбебез бу вакытта тәмле йокыда булгандыр әле...
Шул ук вакытта, бу салкыннарда уяулыгын югалткан кайбер шәхси йорт хуҗаларына су торбаларын җылытырга туры киләчәк.
Олга Рубцова:
- Бүгенге көндә яңа хезмәткә 11 мөрәҗәгать керде. Барысы да күп катлы йортлардагы торак-коммуналь хуҗалыгына кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев