Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

«Ачык микрофон» — иҗат, рухлану һәм яхшы эшләр бәйрәме

Соңгы берничә елда Минзәлә үзәк китапханәләр челтәре китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәме көненә туры китереп, «Ачык микрофон» дип аталган чара үткәреп килә.

(Резеда Ягафарова,  үзәкләштерелгән китапханә директоры)

Узган елларда әлеге чара урамда, китапханә алдында уздырылды. Анда катнашырга теләүчеләр дә, бәйрәмне карарга килүче тамашачылар саны да елдан-ел артып, әлеге фестиваль минзәләлеләр, китап укучылар арасында тиз арада киң танылу тапты. Ә быел исә, 10 нчы сентябрь көнне, шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге паркында Минзәлә китапханәсе райондашларыбызга, шәһәребез кунакларына «Ачык микрофон» фестиваленең искиткеч масштаблысын, күләмлесен тәкъдим итте. Әлеге фестиваль, чын мәгънәсендә, шәһәребездә зур сәнгать бәйрәменә әверелде һәм Минзәләбезнең мәдәни тормышында зур вакыйга булды.


Минзәлә китапханәләр челтәре мәдәният өлкәсендә үткәрелә торган төрле грантларда актив катнашып берничә тапкыр җиңүгә иреште, төрле суммада грантларга ия булды. Быел исә Рәшит Гәрәй исемендаге балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Мөгамбәр кызы Әхмәтова башкарган Проект Мәдәни инициативаларның Президент фонды үткәргән 14 нче грант конкурсында Җиңүче дип табылды һәм 350 меңгә якын грант алуга иреште. Грант акчасы тулысы белән «Ачык микрофон» мәдәни фестивален оештыруга һәм үткәрүгә, кирәкле җиһазлар һәм техника алуга тотылды. 


Фестиваль җиде яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен оештырылды һәм өч өлештән — «Сүз», «Бию» һәм «Җыр» юнәлешендәге чыгышлардан торды. Һәр юнәлешнең җитәкчесе — спикерлар итеп үз эшенең осталары, талантлы якташларыбыз чакырылды. 


«Сүз» юнәлешенә спикер итеп Дамир Сираҗиев исемендәге һәм «Тантана» театраль премияләре лауреаты, Әлфия Авзалова исемендәге җыр конкурсы лауреаты — Миннемуллин Ленар Газинур улы чакырылды. Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар алдында ул ясаган чыгыш, чын мәгънәсендә, галиҗанәп Иҗатка мәдхия булып яңгырады һәм катнашучы сүз осталарын яңа үрләргә рухландырды.

«Бию» юнәлешенең спикеры шәһәребезнең билгеле тренеры, күп еллык тәҗрибәсе булган спорт аэробикасы укытучысы, Минзәләдә билгеле Jumping Star фитнес-студиясен оештыручы Шәрипова Светлана Андреевна булды. Аның чыгышында үз эшенә бирелгәнлек, хезмәтен яратуы чагылды, көчле энергетикасы бәйрәмгә килүчеләрне шунда ук үзенә җәлеп итте, һәр сүзе һәрвакыт хәрәкәт итәргә, сәламәт яшәргә чакыру булып яңгырады.

«Җыр» юнәлеше спикеры — искиткеч талантлы автор-башкаручы, блогер, @insightpeople резиденты — Минзәләлеләргә күбрәк «АлияНур» тәхәллүсе белән билгеле Абышева Алия Славовна иде. Бәйрәмне ул үзенең дәртле җырлары белән бизәде, аның башкаруындагы җырлар да, үзенчәлекле репертуары да тамашачыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итте. 


Фестивальдә җәй айларында балалар китапханәсе оештырган «Иң күп китап укучы» конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде һәм конкурста җиңгән яшь китап сөючеләргә бүләкләр тапшырылды.


Бәйрәмнең якты бизәге булган чыгышлардан — Дмитрий Комиссаров җитәкчелегендә шәһәребездә оешкан һәм бик тиз танылып киткән Septima кавер—группасы һәм талантлы кызыбыз Динара Гарипованы аерым билгеләп үтәргә кирәк. Үз чыгышлары белән алар, чын мәгънәсендә, тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк иттеләр. 

Фестивальнең аерым бер бизәге Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары чыгышы булды. Алар якташыбыз Равил Сабырның «Очып килгән кунаклар» әсәреннән өзек күрсәттеләр, яраткан артистларыбызның чыгышлары тамашачылар тарафыннан, һәрвакыттагыча, алкышларга күмелде. 


«Ачык микрофон» фестивале үткән Муса Җәлил исемендәге парк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан чыгышлар һәм остаханәләр өчен, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланып, берничә зонага бүленгән иде, балалар өчен төрле иҗади остаханәләр эшләде, теләгән һәркем, аеруча балалар, күңелләренә якын шөгыльне сайлап, браслет үрү, 3D-стикерлар, үләннәрдән китап кыстыргычлары һәм МХО катнашучы сугышчылар өчен аяк киемнәре киптергечләр ясау остаханәләрендә катнашты. Шунда ук Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары акварель белән рәсем ясау дәресләре дә оештырды.

Бәйрәмебезнең иң кечкенә кунаклары өчен төрле күңел ачу чаралары, хәрәкәтле-актив уеннар һәм аквагримм да булды. Фестивальдә матур чыгышлар карап, үзеңнең сәләтеңне күрсәтергә генә түгел, бәлки, кулдан эшләнгән төрле сувенирлар, уенчыклар да сатып алырга, тәмле фудкортларда тамак ялгарга да була иде. 


Китапханә хезмәткәрләре тәкъдиме белән, шәһәребезнең туган якны өйрәнү музее танылган якташыбыз, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта фотограф булып хезмәт иткән В.Теминның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырдылар. Шунда ук китапханәчеләр көче белән ясалган, туган төбәгебезнең тарихын һәм мәдәниятен яктырткан күргәзмә дә бар, анда туган ягыбызга кагылышлы кызыклы фактлар белән танышырга була иде.


«Ачык микрофон» фестивален оештыручылар шәһәребездә эшләп килүче «Үзебезнекеләргә ярдәм» («Поддержим наших») волонтерлар төркеме махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үз куллары белән әзерләнгән эшләнмәләрдән бик бай күргәзмә оештырганнар иде. Анда үлән чәйләре, йорт токмачы белән кипкән яшелчәләрдән торган ашлар, кулдан пешкән прәникләр һәм сугышчы егетләребез өчен кирәкле тагын башка бик күп әйберләр куелган иде. Моннан тыш волонтерлар сугышчылар өчен коры душ ясау буенча мастер-класс та үткәрделәр.


Бәйрәмнең иң отышлы һәм күркәм ноктасы — ул, мөгаен, бик матур баскыч буйлап төшеп килгән кызыл келәм ясалган фотозона булгандыр. Аның янында фотога төшәргә теләүчеләр, чыннан да, бик күп булды. Бәйрәмгә килүчеләр әлеге фотозона янына куелган, бик матур итеп чүкеп һәм бизәкләп эшләнгән ясалмаларга игътибар итми калмаганнардыр. Аларны ясаучы оста — районыбызның Татар Мөшегесе авылының алтын куллы кешесе — Нургалиев Фәрит Гавис улы. Ул әлеге эшләнмәләрне шушы бәйрәм өчен махсус ясап бүләк итте. Бөтен оештыручылар исеменнән Фәрит абыйга зур рәхмәт белдереп, сәламәтлек, гаиләсендә иминлек һәм озын гомер телибез.


Бәйрәмне җанлы һәм күңелле итеп парк буйлап кунакларның кәефен күтәреп йөрүче, зур гәүдәле әкият геройлары да булды. Аларны безнең бәйрәмгә районыбызда күпләргә таныш эшмәкәре Апсаттаров Евгений Юрий улы тәгъдим итте. 


Фестивалебезнең югары дәрәҗәдә узуы, һичшиксез, алыштыргысыз алып баручы, искиткеч талантлы артистыбыз Халиков Илдар Марс улының сәләтенә бәйле. Бәйрәмнең икенче алып баручысы — сәхнәдә әле беренче адымнарын гына ясаучы, шәһәребезнең беренче мәктәп укучысы Сизов Рафаэль булды. Бу чыгыш — Рафаэльнең зур сәхнәдә беренче тәҗрибәсе, дебют. Әйтергә кирәк, ул аны бик уңышлы башкарып чыкты. Киләчәктә дә зур уңышлар сиңа, Рафаэль! Алып баручыларыбыз ярдәме белән бәйрәм башыннан ахырына кадәр бер сулышта узды, килгән кунакларга уңай энергия һәм күтәренке кәеф бирде.


Бәйрәмне музыкаль яктан бизәүдә, аппаратура белән тәэмин итүдә район мәдәният сарае колективының ярдәме искиткеч зур булды. Бер үк максатлар белән яшәгән, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүче оешмалар буларак, без район мәдәният йортында эшләүче, үтенчебезгә колак салып, фестивальне тиешле югарылыкта үткәрергә ярдәм иткән коллегаларыбызга зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. 
Фестивальнең иң якты мизгелләрен төшерергә һәм аларны озак еллар истәлектә сакларга мөмкинлек биргән өчен профессиональ видео төшерүче Жучкин Олег Валерий улына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез!
Безнең проектны күрүләре һәм хуплаулары өчен Мәдәни инициативаларның Президент фондына аерым рәхмәтебезне белдерәбез!


Бәйрәм узды, анда килгән һәм катнашкан кунаклар тарафыннан китапханә коллективына әлеге матур чара өчен һаман да котлаулар һәм рәхмәт сүзләре килеп ирешә. Без, әлбәттә, моңа бик шатланабыз, горурланабыз. Барлык оештыручылар да, катнашучылар да бердәм булып, килешеп эшләгәнгә, чын күңелдән чыгыш ясаганга, «Ачык микрофон» фестивале әнә шулай, чын мәгънәсендә, Дуслык, Иҗат һәм Яхшы эшләр бәйрәменә әйләнде. Әлеге фестиваль яңа исемнәр ачты, өр-яңа теләк-хыяллар, киләчәккә планнар уятты. Бәйрәмгә килгән, анда катнашкан һәркемгә талантыгыз, елмаюыгыз, чыгышларыгыз һәм яхшы кәефегез өчен бик зур рәхмәт. «Ачык микрофон» фестивале дәвамлы булсын, киләчәктә яңа очрашуларга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев