Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Әдәби хәтер һәм халык традицияләре: Минзәләдә туган телләр фестивале узды

2 нче урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучылары секциясе тирән эчтәлек белән баетылган иде.

2 нче мәктәп педагоглары — Елена Янова, Гөлнара Рахматуллина һәм Ксения Погорелова — укучылар белән берлектә тормыш юлы Минзәлә белән бәйләнгән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган, шулай ук туган якның матурлыгын һәм байлыгын тасвирлаучы җирле авторлар иҗатына кагылышлы чара әзерләделәр.


Кунакларга «Халык иҗаты» проекты тәкъдим ителде. Укучылар районыбызда яшәүче халыклар, аларның традицияләре, милли киемнәре, орнаментлары, символларның мәгънәсе һәм халык мәдәнияте элементларының бүгенге тормышта кулланылышы турында сөйләделәр.


10 нчы сыйныф укучылары рус, татар һәм мордва милли киемнәрен күрсәттеләр, буыннар бәйләнешенең ничек саклануын ачык итеп чагылдырдылар.
Тагын бер күңелле мизгелләрнең берсе — Алабуга белән видеоэлемтәгә чыгу булды. Алабуга шәһәренең икенче урта мәктәбе укучысы Софья Черкасова туган як турында шигырь сөйләде һәм кече Ватанга мәхәббәтнең телдән башлануын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев