Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Адымнар” 1 нче урта мәктәп газетасы мөхәррияте “Минзәлә-информ” журналистлары белән очрашты

Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә укучылар тарафыннан “Адымнар” дип аталган татар телендә мәктәп газетасы чыга.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Мәктәп газетасының редколлегиясе укытучылар Лилия Гайнуллина һәм Гүзәл Аглиева белән берлектә “ТАТМЕДИА” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалында булып, баш мөхәррир Илдус Шаһиев һәм журналистлар белән аралаштылар.

Мәктәп газетасы белән якыннан танышу өчен редколлегия әгъзалары уку елы дәверендә дөнья күргән “Адымнар” газетасының чыгарылыш саннарын алып килгәннәр иде. Иң элек редакция мөхәррире, журналистлар укучылар чыгарган әлеге газетага бәя бирделәр, киңәшләрен тәкъдим иттеләр. Соңыннан мәктәп укучылары тарафыннан бирелгән “бүгенге көн журналисты нинди булырга тиеш” дигән сорауга тәҗрибәле журналистларның җавапларын ишеттеләр.

Илдус Шаһиев, баш мөхәррир:

–Алга таба да газета чыгарып кына калмыйча, ә аны укучыларыгызның саны артуга да ирешегез. Заманча интернет технологияләрен дә киң файдаланыгыз, социаль челтәрләрдә дә активлык күрсәтегез. Без сезгә киңәш бирергә, хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев