Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Айдар Хәмидуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларга волонтерлар аша УАЗ-буханка машинасын бүләк итеп җибәрде

Кеше гомере — машина хакы гына түгел.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Волонтерлар төркемнәрендәге бу хәбәрне ишеткәч, әлеге киң күңелле гаилә белән танышу, алар белән якыннан аралашу теләге туды. Һәм без шундый ярдәмчел ул үстергән Айдарның әнисе Рәмзәлия Хәмидуллина белән элемтәгә кердек. 

Айдар үзе бүгенге көндә Чаллыда яши һәм шунда эшли. Үзенең гаиләсе бар, күпбалалы әти дә әле ул. Ул эшләгән оешма хезмәтчәннәре даими рәвештә волонтерлар аша махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрә. Хәрбиләргә машина кирәклеген белгәч, Айдар Тауасты Байлар авылындагы машинаны биреп җибәрсәк дигән фикергә килә.

Рәмзәлия Хәмидуллина, Айдарның әнисе:

—Улым «Кеше гомере — бер машина хакы гына тормый, машинаны волонтерлар аша сугыш кырына җибәрергә кирәк» дип әйткәч, без каршы килмәдек. Баламның шулай ярдәм итү теләге, патриотизм хисе булуга шатландык кына. Кодагыем Наилә Билалова белән, ул да бу авылда яши, машина эченә гуманитар ярдәм — күчтәнәчләр дә тутырдык. Кодагыйның әнисе Энҗе апа 93 яшьтә булса да, җылы бияләй, оекбашлар бәйли. Солдатларга дип ул бәйләгән йон оекбашлар да салдык. 

Чаллыдан килгән волонетрлар машинаны эвакуаторга салып әлегә автошәһәргә алып киттеләр. Биредә ул хәрбиләр өчен җайлаштырылгач, махсус хәрби операция барган зонага озатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев