Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аю авылы мәчете манарасына ай куелды

Рәсми ачылыш эчке эшләр тәмамлангач булачак

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Моннан 3 ел элек Аю авылындаяңа ике катлы яңа мәчет төзелә башлаганын хәбәр иткән идек. Авыл имам-хатыйбы Рәфкать хәзрәт Ялалов тырышлыгы, битараф булмаган авылдашлар, мөселманнар ярдәме белән әлеге эш ниһаять финиш сызыгына якынлашып бара. Бүген әлеге эшнең мөһим этабы башкарылды — манарага ай куелды.

Күптән көтелгән чарага авыл халкы, читтән кайткан кунаклар җыелды. 

Ярымайны 18 метр биеклеккә күтәреп урнашштырып кую белән ПМК «Мелиорация» (җитәкчесе — Олег Ильин) булышты. Әлеге эшне «Ивановец» автокранында Василий Табанаков башкарды. Казан шәһәрендә ясатып кайтарлыган ярымай өскә күтәрелгән һәм урнаштырылган мизгелләрдә мөселманнар тәкъбир әйтеп тордылар.

— Хәзер безгә шушы күркәм йортта бергә җыелып гыйбадәт кыласы, намаз укыйсы гына кала. Алла бирсә, рәсми ачылыш эчке эшләр тәмамлангач булачак, — диде Рәфкать хәзрәт.

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков Мәчеткә ай кую кебек күркәм чараларга бергәләшеп җыелуның Аллаһы Тәгаләгә, ислам диненә карата хөрмәт билгесе булуын искәртте, әлеге чарага килгән һәм әлеге изге эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде. 

Тантаналы өлештән соң бәйрәм мул итеп әзерләнгән өстәл артында дәвам итте.

безнең өстәмә

Авыл җирендә ике катлы мәчет төзү һәркемнең кулыннан килми. Ә Рәфкать хәзрәт тырышлыгы белән мәчет һәм аның янәшәсендәге территория Аю авылының гыйбадәт кылу һәм рухи ял итү комплексына әйләнеп бара. Янәшәдә хәтта парк барлыкка китереп балалар өчен атынгычлар да ясап куюга ирешкән. Алга таба да бик кызыклы, зур планнары бар. Иң мөһиме: «авылдагы һәм кунакка кайткан балаларда дингә карата тартылу, кызыксыну бик зур», диде Рәфкать хәзрәт. Шуңа күрә яңа мәһабәт мәчет бинасының буш тормаячагына ышанып әйтә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев