Аю авылы халкы Газада яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашты
Кирәк-яраклар белән беррәттән акчалата да ярдәм күрсәтүчеләр булган
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районы Аю авылы халкы Татарстанда игълан ителгән Газада яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашты. Бу хакта «Минзәлә-информ» га Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов хәбәр итте.
— Гуманитар ярдәм җыюны авылыбыз имам-хатыйбы Рәфкать хәзрәт Ялалов оештырды. Авыл халкы әлеге эшкә актив кушылды. Кирәк-яраклар белән беррәттән байтак кына акчалата да ярдәм җыелды, -диде ул.
Кичә Рәфкать хәзрәт (фотода) һәм Минзәлә район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков җыелган әйберләрне һәм акчаларны Казандагы гуманитар ярдәм җыю үзәгенә илтеп кайттылар. Рәмзил хәзрәт шулай ук Минзәлә шәһәрендә яшәүчеләрнең дә акчалата ярдәм күчерүләрен хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев