Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аю авылында Бөек Ватан сугышы ветеранын 97 яшь тулуы белән котладылар

Хәсән ага - Аю авылы өчен легендар шәхес



Илшат Вагыйзов, Минзәлә - информ
Аю авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Насретдин улы Гатауллин 1 гыйнварда туган көнен билгеләп үтә.
Күркәм традиция буенча быел да аны туган көне белән котларга Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов, Аю авылы мәктәбе директоры Фәнзир Фәррахов килделәр.
Айрат Галимов, Аю авыл җирлеге башлыгы:
- Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәсән Насретдин улы Гатауллины Яңа ел һәм туган көне белән котладык. Хәсән абыйга исәнлек – саулык телибез, яңа ел бары тик шатлыклы хәбәрләр генә китерсен.
Хәсән Насретдин улы 1926 елның 1 гыйнварында Мөслим районы Исәнгол авылында туа.
Сугышка кадәр Минзәлә районының Урыс авылында укытучы булып эшли. 1941 елда Минзәлә педагогия училищесын, сугыштан соң Казан педагогия институтын тәмамлый. 1943 елның ноябреннән сугышка алына. Башта Кара диңгез флоты курсанты, аннары Төньяк-Көнбатыш диңгез оборона районында тральщик, радиотелеграфист була. Сугыштан соң Пермь өлкәсендә шахтада эшли. 1954 елда Минзәлә районына Аю авылына күчеп килә, пенсиягә кадәр мәктәп директоры булып эшли.
Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев