Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аю авылында, мобилизацияләнгән солдатларга һәм хәрби операция барган территорияләрдәге җирле халыкка ярдәм итү максатыннан, йон оекбашлар бәйләү өчен әзерлек эше башланды

Бугенге көндә бәйләү эшен башлар өчен җепләр әзер булып килә.

(Илдус Шаһиев, "Мензеля-информ"). Бу эшкэ чимал буларак сарык йонын, Мингазов Ә. гаиләсе һәм Ялалова Г. апалар бирделәр. Авылыбызның киң күңелле, активист апалары Мингазова Л., Ахметшина В. Рахматуллина Х., Кантонова Д., Султанова Г., Ялалова Г., Шафиуллина Ф., Зиннатуллина Х., Муратова Ә.ләр белән кичләрен авыл китапханәсендә җыелып, илләрдә тынычлык урнашсын, диеп теләкләр теләп, йон язу, җеп эрлэү эшләрен башкарабыз. Җеп җегерләү өчен электр белән эшлэүче җайланманы Борханов Ильяс алып килде, ә инде 72 еллык тарихы булган җеп эрләү җайлан масын Нуриева Зифа апа алып килеп, эшләргә өйрәтеп китте. Авылыбызның оста куллы ир-егете Борханов Җәүдәт җеп кату җайланмасы ясап алып килде. Бугенге көндә бәйләү эшен башлар өчен җепләр әзер булып килә. Аларны инде башка апаларыбызга таратып, бәйләү өйләрдә дә дәвам итәчәк.

Аю авылы китапханәсе мөдире Вәсилә Әхмәтҗанова:

- Авылда шулай ук халыктан җылы киемнәр җыю дәвам итә. Рәхимле апаларыбыз, оекбашлар өчен эрлэнгэн җепләр дә алып киләләр. Авылыбызда башланып киткән әлеге изге, саваплы эштә катнашучы һәркемгә үзләренең изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын, дигән теләктә калабыз. Аю авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев