Аю авылыннан Һәдия Рахматуллина: “Тормыш иптәшем Нәҗип белән һәр елны кардан фигура ясау безнең өчен традициягә керде”
Минзәлә районы авылларында Яңа елга бәйрәм рухын тудыру буенча актив эш алып барыла.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Мәсәлән, Аю авылында Рахматуллинар гаиләсе өчен кардан фигуралар ясау, йортларын гирляндалар белән бизәү инде традициягә кергән.
- Яңа елны сагынып көтеп алабыз, бик яратабыз. Шуның өченһәр елны тормыш иптәшем Нәҗип белән кар фигуралары ясыйбыз, - ди Һәдия ханым.
Быел да менә, һава торышы үзгәре кенә торса да,өй каршыларында Кар бабайлар ясаганнар, йомшак уенчыклар (шул исәптән, алдагы ел символы куян) белән бизәп куйганнар.
- Оныклар кайткач, шушында шатланышып уйныйлар, авылдашлар да бирегә килеп, фотоларга төшәләр, - ди Һәдия ханым. Караңгы вакытта бар тирә-якны яктылыкка күмеп торучы өйләренә эленгән гирляндалары да бәйрәм кәефен тудыра.
Яңа елга авылдашларга һәм райондашларга иң якты теләкләрен җиткерә ул: “бәхет, саулык-сәламәтлек телим”, - ди ул.
Сүз уңаеннан, Аю авылында традиция буенча ел саен яңа елга бизәлеш буенча конкурс та үткәрелә. “Быел да авылдашларыбыз актив катнашыр, дип, ышанып калабыз”, - ди Аю авылы мәдәният йорты директоры Роза Гыйлфанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев