Аю авылыннан Зөһрә Ханькова Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән бәйгедә җиңде
Конкурс Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде
Минзәлә районы Аю авылында яшәүче Зөһрә Ханькова «Солдат альбомы — 2026» бәйгесендә 1 нче урын алды. Әлеге бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы оештырган иде. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә узды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Зөһрә Ханьковага Коръән китабы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Конкурска Россиянең 11 төбәгеннән 300 ләп иҗади эш килде. Шулар арасыннан 20 җиңүче сайлап алынган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев