Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аю җирлегендә үзара салым акчасына көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә

ПМК «Мелиорация» ның тырыш хезмәтчәннәре Дружба авылын сулы итте

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәргә булышучы үзара салым программасы мөмкинлекләреннән Аю авыл җирлегендә нәтиҗәле файдаланалар.

— Быелга үзара салым акчасын 500 сумнан җыйдык. Нәтиҗәсен күргәч авыл халкы да теләп тапшыра акчаны. Мәсәлән, быел, ниһаять, озак еллар дәвамында борчып торган Дружба авылын су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде. Авыл халкы әлеге эшне зур осталык белән башкарып чыккан Мензелинская ПМК «Мелиорация» (җитәкчесе — Олег Ильин) тырыш хезмәтчәннәренә чын күңелдән рәхмәтле, — дип «Минзәлә-информ» га хәбәр итте Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов. 

Үзара салым программасы җирлектәге юл мәсьәләсен хәл итәргә дә булыша. Аю авылында Почта урамына 187 тонна, Степановка авылында Богдановка урамына 25 тонна вак таш җәелде. 

— Степановка авылының Богдановка урамына вак таш җәеп бетерүне район программасына кертү буенча смета эшләре дә башланды, — ди Айрат Галимов.

Шулай ук үзара салым буенча планлаштырылган башка эшләр: Степановка авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга ясалган обелискны койма белән уратып алу, Аю авылындагы су скважиналарын чистарту якын араларда башкарылачагын хәбәр итте җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев