Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Аюда Бөек Ватан сугышы ветеранын 23 февраль көне белән котладылар

Җирлекнең мөхтәрәм шәхесенә бүләк тапшырдылар.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"


Аю авылында Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Хәсән Гатауллины Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.


Айрат Галимов, Аю авыл җирлеге башлыгы:
- Хәсән Насретдин улы безнең иң мөхтәрәм авылдашларыбызның берсе, озак еллар буена мәктәбебезне җитәкләгән легендар директор. 23 февраль белән котлап, аңа Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның бүләген тапшырдык.

Ветеранны тәбрикләүдә Р. Каһиров исемендәге Аю гомумбелем бирү мәктәбе директоры Фәнзир Фәррахов, Аю авыл мәдәният йорты директоры Роза Гыйлфанова да катнаштылар.

Хәсән Гатауллин үзен тәбрикләргә мәктәп  укучылары да килүенә бик шатланды. 

 Фотолар Аю авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев