Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Аюда гражданнар җыенында хәрби бүләкләр тапшырдылар

Җирлектә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар турында хәтерне кадерләп саклыйлар

 

Быелгы Аю авыл җирлегендәге гражданнар җыены күңелләргә үтеп керерлек мизгелләр белән истә калыр. Барлык докладлар тыңланганнан соң авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов махсус хәрби операциядә һәлак булган Радик Галиев, Эльмир Галиевның якыннарына әле күптән түгел кайтып җиткән хәрби бүләкләрен тапшырды. Аю авылының, Минзәлә районының батыр егетләре Радик – Орден Мужества, Эльмир – Суворов медале белән үлгәннән соң билгеләп үтелгәннәр. Аларның хәрби бүләкләрен алырга сәхнәгә Радик Галиевның әнисе Нурия апа, хатыны Айгөл һәм кызлары, Эльмир Галиевның әтисе Вәлихан ага менделәр. Әлеге бүләкләрнең тапшырылу мизгелендә һәркем аягүрә басып, һәлак булган якташлар бер минут тынлык белән искә алындылар.

 

Җавап сүзе белән чыгыш ясаган Вәлихан Галиев улының медаленең үзе өчен иң кадерле истәлек, бүләк булуын әйтте, алгы сызыкта булган бар ир-егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

 

Радик һәм Эльмир, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган чыгышлары белән Аю авыл җирлегеннән Александр Трошин, Юрий Колпаков истәлегенә стенд та ясап куйганнар.

 

Үз докладында Айрат Галимов 2025 елда башкарылган эшләр, 2026 елга планнар хакында хисап тотты. Җыенда катнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков районда башкарылучы программалар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев