Аюда Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмдә «Супер-әбине» билгеләделәр
Аю авылы мәдәният йортында өлкәннәр декадасы уңаеннан бәйрәм концерты узды.
Концертның беренче өлешендә Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов конкурсларда иң актив катнашучы өлкәннәрне бүләкләде.
— Авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концертыбыз матур чыгышлар һәм «Супер-әби» бәйгесе белән үрелеп барды. Бәйгедә Зөһрә Гыйлфанова, Сәгыйдә Зәкиева, Лена Газизова һәм Рәфидә Фәйзуллина үзләренең талантларын күрсәтте. «Супер-әби» исеменә Лена апа Газизова лаек дип табылды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» Аю авылы мәдәният йорты директоры Роза Гыйлфанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев