Альбина апа истәлегенә мәрсия!
Ул гомере буе тынгысыз тормыш алып барды. Күп борчылды. Үзе өчен генә түгел, башкалар тормышын матурайту өчен янып йөрде...
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Ул безнең газетаның актив укучысы иде. Газета вакытында килмәгәч, үзе редакция аша килеп язылды, газетаны алырга һәр җомга килә иде. Соңгы арада без аны югалттык. Үзе чирләгәч, килә алмагач, кызы газетаны алырга килде.
Ул безнең актив хәбәрчебез иде. Аның язмалары берәүне дә битараф калдырмады. Без сезгә аның соңгы язмаларының берсен тәкъдим итәбез. Тагын ике язмасын 3 ноябрь көнне чыгачак газетабызда укый алачаксыз.
Хуш, Альбина апа! Синең кебекләрне тормышта табу авыр булыр... Яшәү дәвам итә...
Альбина Солтан кызы Гайсинаны сагынып яшәгән туган авылы – Актаныш районы Бурсык авылында җирләделәр.
"Авызыңны үлчәп ачыйк!"
Атнага бер-ике мәртәбә булса да автобуска утырам...
Альбина Гайсина
Тукталышта, ике кызчыгын ияртеп, яшь кенә әни кеше килеп керде. Кондуктор ханым бу кызчыкларны сөйләштерә башлады.
- Кызлар, балалар бакчасына барасызмы?
- Әйе, - дип җавап бирделәр кызчыклар бертавыштан.
-Бакчада ошыймы соң сезгә?- дип сорады ханым.
- Ошый, -диештеләр сабыйлар.
-Ә менә минем оныгыма бакча бөтенләй ошамый!- дип чәнчеде ханым.
Бу фразаны әйтеп, берни дә отмавын аңламады бугай бу ханым. Бу темага сабыйлар белән гәпләшүен байтак кеше өнәмәвен дә аңлап бетмәде ул.
Кондуктор булып эшләүчеләр берникадәр тәрбияче ролен үтәргә дә тиештер, дип языштырганым да бар, моны аңлаган кеше дә юк түгел.
“Авызыңны үлчәп ач!”, “Сөйләшә белмәсәң, тик торуың хәерлерәк!” шикелле әйтемнәрне аңлабрак яшик, җәмәгать! Киләчәк буынга, бигрәк тә сабыйларга аларны куандыра, канатландыра торган сүзләр әйтик!Тәрбиячеләргә дә, укытучыларга да рәхмәтле булыйк, гаепне башта тәрбиячедән яки укытучыдан түгел, үзебездән эзлик, балаларыбызга, оныкларыбызга дөрес тәрбия бирергә тырышыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев