Альбина Бедареваның "Минзәләнең җир асты мәгарәләре серләре" брошюрасы дөнья күрде
Әлеге басма “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалында басылып чыкты.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Брошюра борынгы Минзәләгә багышлана, ди автор басма турында. Монда сүз җир асты юллары һәм җир астындагы мәгарәләр хакында бара.
Альбина Бедарева:
–Брошюраны язу җиңел булмады, чөнки файдалану өчен язма документлар бик аз иде. Җир асты корылмалары – күпләр туктала торган тема түгел. Бу корылмаларны төзүчеләр дә алар хакында мәгълүмат булуын теләмәгән. Шуңа күрә тарихны язуда үземә дә катнашырга туры килде. Һәр тарихи мәгълүмат бөртекләп өйрәнелде, кешеләр белән аралаштым, сораштырулар уздырдым. Шул рәвешле җыелган мәгълүматлар брошюра буларак тупланды һәм басылып чыкты.
Әлеге брошюраны редакция бинасында урнашкан “Кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгеннән сатып алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев