Реклама
Көн темасы
Алдан хәстәрен күрик
Газета — кәгазь генә түгел, бик кирәкле мәгълүмат чарасы да, кешеләрне район тормышы белән бәйли торган күпер дә.
(Илдус ШАҺИЕВ, район газетасының баш мөхәррире)
Июль-август айларында арзан хакка язылу мөмкин. Әйткәнемчә, почта — бизнес структура.
Бүгенге шартларда яшәргә тырышу өчен ул үз хезмәтләренә бәяне күтәрергә мәҗбүр. 2024 елдан район газетасына бәяләр тагын да артачак. Әмма бу шоктан котылуның бик җайлы юлы бар. Алар безгә июль-август айларында 2024 елга быелгы бәяләр белән язылып калырга өнди! Июль-август айларында район газетасына бәя фәкать 739,08 сум гына торачак. Сентябрьдә бу сумма 800 сумнан артып китәчәк.
Алдан хәстәрен күргән кешеләргә без дә стимул бирергә булдык. Логотиплы кружкалар гына түгел, «Водолей» кибете биргән кызыклы призлар да уйнатылачак.
Бер уйласаң, 6 ай буена килә торган 25 сан өчен бу сумма зур түгел. Газета бәясе түгел, тормыш кыйммәтләнә хәзер. Әмма гаилә бюджетында июль-август айларында 740 сум акча тапсак — бар мәшәкатебез онытылып торыр.
Газета — кәгазь генә түгел, бик кирәкле мәгълүмат чарасы да, кешеләрне район тормышы белән бәйли торган күпер дә.
Киләчәктә дә бергә калыйк.
erid:2VtzqxgcVFi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев