Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Алдынгы комбайнчыларга район башлыгы премиясе тапшырылды

Комбайнчылар хезмәтен зурлау безнең районда традициягә кергән.

Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ”

Район башлыгы Айдар Салахов үзенең карары белән булдырган биш мең сумлык премияләрне быел беренче булып “Калморза” комбайнчылары алды. Алар һәрберсе урак башыннан бирле үз комбайннарында 11 мең центнер ашлык суктырып алдылар.

Район башлыгы премиясен һәм грамотаны Айдар Салахов комбайнчылар Андрей Кауров, Илнар Батыршин, Иван Буреев, Зиннур Гыйльфанов, Индус һәм Илгизәр Ярмиевләр, Юрий Колпаков, Айгиз Мөбаракшиннарга тапшырды.

Айдар Салахов:

- Хезмәтегез өчен рәхмәт. Комбайнчы һөнәре мактаулы һәм җаваплы эш. Аларга хезмәт хакы да лаеклы булырга тиеш, хөрмәт тә вакытында күрсәтелергә тиеш.

Комбайнчылар белән әңгәмә вакытында район башлыгы районда булган фаҗиганы телгә алып, механизаторларны барлык саклык чараларын күреп эшләргә чакырды. Премия тапшыру тантанасында хуҗалык җитәкчесе Алмаз Шәрипов та катнашты:

- Хуҗалыктагы һәр һөнәр иясенә премияләр хуҗалык елы тәмалангач биреләчәк. Быел да хуҗалык эшләгән авыл җирлекләре территориясендә яшәгән, һәм саламга ихтыяҗы булган һәркемгә теләгәнчә төрелгән салам биреләчәк.

Тантанада катнашкан Николаевка һәм Матвеевка авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшкәндә алар бу сүзләрнең хаклыгын расладылар, һәр җирлектә кимендә 200 төргәккә заявка бар икән инде.

Пай җирләре өчен икмәк бирүне дә, район башлыгы Айдар Салахов белән килешеп, ашлык суммасын ачыклагач, тиз арада бирергә дигән карарга килделәр җитәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев