Әлфия Когогина иң шәп депутат
Район мәдәният сараенда 8 март бәйрәменә багышлап уздырылган концертта РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хатын-кызларны бик җылы сүзләр әйтеп, бәйрәм белән тәбрик итте.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Шулай ук бу көнне ул «Самый Классный КЛАССНЫЙ» конкурсында иң күп тавыш җыйган гимназия укытучысы Рәзинә Гимадиеваны 35 мең сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләде. Конкурста катнашкан педагогларга Рәхмәт хаты тапшырды.
–Укытучы – иң мөһим һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе. 2023 ел лаеклы рәвештә Россия президенты указы белән Педагог һәм остаз елы буларак ителде, дип белдерде үз чыгышында Әлфия Когогина.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов та залга җыелган хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, район башлыгы Айдар Салаховның бүләге хакында игълан итте һәм Минзәлә филиалы белән депутат үткәргән конкурс җиңүчеләренең шатлыкларын уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев