Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Алик Атласов ТР Шахмат федерациясенең истәлекле кубогына лаек булды

2010 елда туган яшь шахматчы Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә укый

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

2022 елда узган онлайн-турнирлар сериясендә җиңүчеләр Татарстан Республикасы Шахмат федерациясенең истәлекле кубоклары белән билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында Минзәлә шахматчысы Алик Атласов та бар.

- Алик чыннан да булдырды, 2022 елны уңышлы тәмамлады, 2023 елда да аңардан яхшы нәтиҗәләр көтәм, - дип билгеләп үтте «Минзәлә-шахмат территориясе» шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиев.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның декабрендә Минзәлә районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында узган чемпионатта Алик Атласов 1 урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев