Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алты дистә ел узса да, Зөһдә һәм Расих Әхмәтшиннар бер-берсенә карап туймыйлар

8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Гаиләләр бәхетле булганда гына, илебез көчле була. Аның иң зур байлыгы — тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре.

(Зөлфия Равилова, Яңа Мәлкән авылы)

Иске Мәлкән авылында гомер итүче үрнәк гаиләләрнең берсе Расих абый һәм Зөһедә апа Әхмәтшиннар тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, үз мәхәббәтләрен саклап, матур итеп яши. Аларның гаилә коруларына 64 ел. 1948 нче елларда йөрәкләренә үтеп кергән мәхәббәт чаткысы әле дә аларның йөрәкләрен җылыта, тормышларын матурлый.

Икесе дә хезмәт ветераннары булган Әхмәтшиннар тумышлары белән элеккеге Сарсаз Тралы авылыннан. Ата-аналары да шушы туфракта туып үскәннәр.Р асих абый гаиләдә 12 бала арасында алтынчы, ә Зөһдә апа 5 бала арасында өченче бала булып дөньяга аваз салган. Сугыш башланганда аларга нибары 6 яшь кенә була. Алар кечкенәдән үк тормышның ачысын-төчесен татып үсәләр. Икесе дә колхозда төрле эшләрдә хезмәт куялар. Зөһдә апа фермада сөт учетчигы була, көлтә бәйли, бозау көтүен көткән чаклары да була, урманга да җибәргәннәр. Яхшы эшләгәне өчен аны ферма мөдире итеп тә куялар.

Расих абый да армияга киткәнче колхозда төрле эштә эшли, кайткач авыл тегермәнендә эшли.

Армияга да Расих абыйны Зөһдә апа үзе озата, Минзәләгә барып каршы ала. Армиядан кайтып бераз вакыт узгач, 1957 елда, алар өйләнешәләр. Икесе дә җыр-моңга әвәс кешеләр була: берсе өздереп гармунда уйнаса, икенчесе җырлаган. Авыл яшҗләре белән бергәләп төрле спектакльләр куйганнар. Пучы, Иркәнәш, Аю, Бикбау авыл халкына да курсәткәннәр, күрше авылларда концерт та куеп йөргәннәр. Өйләнешкәч, акрынлап булса да, өй салып керәләр, 3 бала – 2 малай һәм 1 кыз үстерәләр. Унике ел торганнан соң, су басу зонасына эләгү сәбәпле, 1978 елда Иске Мәлкәнгә Красный Бордан нарат агачы алып кайтып яңа йорт җиткерәләр. Шулай итеп гомерләр уза тора, балалары да тормышта үз урыннарын тапканнар. Хәзер инде үзләренең дә балалары үсеп буйга җиткән, оныклары бар.

Ана гаилә әхлагы башында тора. Гомер бала-чага белән дәвам итә. Ир-хатын арасындагы мөнәсәбәт тә бала ярдәме белән ныгый. Әхмәтшиннар балаларын сөяргә дә, сөендерергә дә, шул ук вакытта тәрбия бирергә дә өлгергәннәр. Гомер юлыңда иңне-иңгә куярлык ышанычлы якын кешең булу зур бәхет ул. Шунлыктан, бу гаилә әле бүген дә яңа өйләнешкән парлар кебек, бер-берсенә карап туя алмыйлар.

"Береңнән калсаң, яшәп тә булмас сыман, ул бит минем өлешемә тигән көмешем, 6 дистә ел узса да, тормыш юлдашым итеп Расихны сайлавыма һич кенә дә үкенмим", – дип елмаеп кына тора Зөһдә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев