Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Әнәк” агрофирмасы Иркәнәш авыл җирлегендә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтте

Җирлектә 23 февраль көне уңаеннан мәҗлес үткәрелде

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләрен һәм кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларны Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хөрмәтләү оештырылды.

Әлеге мәҗлестә җирлек территориясендә эшчәнлек алып баручы “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрданов мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм йөзеннән 5 әр центнер икмәк бирергә карар кабул ителүен әйтте.

Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-имин кайтуларын теләп, изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Әфган сугышы ветераны Хәлил Абдуллин әлеге мәҗлесне оештыручыларга рәхмәтен җиткереп, үз чыгышында:

-  Егетләребезнең исән-сау кайтуларын телик, авырлыклар вакытлыча, бердәм һәм сабыр булыйк, бар да яхшы булыр, - диде.

Мәдәният йортында үткәрелгән әлеге чара уңаеннан бюджет хезмәткәрләре мул табын әзерләгәннәр иде,  Илүзә Камалованың тәмле бәлеше дә барысының күңелләренә хуш килде. Айрат Галиев үзенең матур җырлары белән мәҗлескә ямь өстәде.

Фотолар һәм видео Иркәнәш авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев