Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Антон Лаврентьев «Азия балалары» халыкара уеннарында Татарстан чаңгычылары җыелмасын җитәкли

Шулай ук республика җыелмасына Минзәлә чаңгычысы да кертелде

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Кемеровода кичә "Азия балалары - 2023"II Халыкара кышкы спорт уеннары ачылды.
Мәртәбәле  ярышларда Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән һәм Беларусь, шулай ук Азия илләреннән килгән спортсменнар белән беррәттән безнең якташлар да катнаша. Татарстан чаңгычылары җыелмасын Минзәлә шәһәренең "Олимп" спорт мәктәбенең чаңгы бүлекчәсе тренеры Антон Лаврентьев җитәкли. Ә ярышларда аның кул астында тәрбияләнүче Илмир Шәкүров катнашачак. 3 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Илмир-күпсанлы чаңгы ярышларында җиңүче һәм Татарстан җыелмасының иң перспективалы катнашучыларыннан берсе.


- Командада барлыгы 10 спортчы, 6 малай һәм 4 кыз бар. Алар Казан, Яр Чаллы, Зәй, Түбән Кама, Минзәлә, Байлар Сабасы һәм Әгерҗедән, - дип хәбәр итте Антон Лаврентьев.


  Халыкара уеннар 4 мартка кадәр дәвам итәчәк. 27 февральдә кызлар арасында 5км чаңгы ярышы булачак. Ә 28 февральдә 10 км дистанциядә егетләр ярышачак - трассага Илмир да чыгачак.
1 март - классик стильдә спринт(егетләр һәм кызлар ), 3 март-катнаш эстафета (1,2 этап егетләр - 5км ирекле стиль;
3,4 этап кызлар - 3 км ирекле стиль).
4 март-дуслык эстафетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев