Апрельдә Минзәләдә язылучышылар булмады
Коронавирус таралуга каршы режим барлык өлкәләрдә дә гадәти эш ритмына үзгәрешләр кертте. Районның ЗАГС бүлеге дә шушы таләпләрдән тайчынмады. Коронавирус режимының районда өйләнешүчеләр санына йогынтысы сизеләме?
(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”) Район ЗАГС бүлеге мөдире Анна Куприянова безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
–Бүген 12 май. Бүген генә дә безнең бүлеккә телефоннан төрле гозер белән 13 кеше шалтыратты. Эшебез бик киеренке, башыбызны да күтәрми эшлибез. Тормыш дәвам итә, әти-әниләрне, якыннарын куандырып нәниләр туып тора, үлем-китемнәр була. Гражданлык хәле актларын вакытында теркәргә, документлар тапшырырга кирәк.
Быел апрель аенда безнең бүлек аша 5 баланың тууы, 41 кешенең үлеме теркәлде, язылышучы парлар булмады, аерылышучылар да юк. Узган ел дүрт айда 49 бала туган иде, үлүчеләр саны 130 булган, 23 парның никахын теркәгәнбез. Быел шушы чорда 35 нәни дөньяга килде, 20 пар кавышты, үлүчеләр саны уникегә күбрәк.
12 май көнне үз көченә кергән яңа карар нигезендә, никахлашуларын тантаналы теркәүгә өйләнешүчеләрнең үзләре белән бергә унга якын кеше килергә мөмкин. Алар барысы да тантаналы чарага перчаткаларда һәм битлекләрдә килергә тиеш. Әгәр кем дә булса шушы таләпләрне үтәми икән, ул тантанага кертелми. Яшь парлар да перчаткаларда һәм битлекләрдә булырга тиеш. Май аенда былтыр 1 пар язылышкан иде.
Безнең өстәмә
Узган айда республикада 515 пар кавышкан, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев