Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

"Аревик" мәктәбендә Минзәләдәге әрмән балалары туган телләрен өйрәнә

Дәресләр район мәдәният сараенда шимбә көнне үткәрелә.

 (Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")

Без Минзәләдә коронавирус белән бәйле чикләүләр аркасында туктап торганнан соң әрмән телен өйрәнү буенча ял көне мәктәбе эшләп китүе турында хәбәр иткән идек

Анаит Симонян, укытучы:

- Безнең мәктәптә 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 9 бала белем ала. Әлбәттә, мәҗбүри туктап тору үзен сиздерә, чөнки балалар күп нәрсәне онытканнар иде индею. Ләкин без программаны куып тоттык инде, дисәк тә була. Минзәлә районындагы Татарстан халыклары Ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты вәкиллекләренә, Район мәдәният сараена безгә кабинет биргәннәре һәм балаларга туган телне өйрәнү өчен шартлар тудырганнары өчен бик рәхмәтлебез

Мәктәптә балалар әрмән алфавитын, лексикасын, әрмән әдәбияты классикларының әсәрләрен, шулай ук Әрмәнстанның географиясен, тарихын, мәдәниятен өйрәнәләр.

Реклама

«Аревик» мәктәбе турында тулырак «Минзәлә»- “Мензеля” газетасының алдагы чыгарылышларында укыгыз.

Видеода Мартин Киракосян әрмәнчә «Әни турында» шигырен сөйли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев