Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Арыш серкә очырды, уракка әзерлекнең иң киеренке көннәре башланды

Агрономнар арасында арыш серкә очыргач, кырык көннән соң уракка төшәргә була, дигән канатлы әйтем бар.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Район басуларындагы игеннәрнең торышы, комбайннарны урак әзерләү барышы белән танышып йөргәндә бу язылмаган законны район башлыгы Айдар Салахов та телгә алды.Басуларда игеннәр, техник культуралар күкрәп үсеп килә.Елның килүенә карап, уракка шактый соң төшәсе була.Игенчеләр бу көнне тик утырып көтмиләр: корткычларга каршы көрәшне дәвам итәргә, башак тулсын өчен тукландыру белән соңга калмаска кирәк, комбайннарны әзерлек сызыгына куяр вакыт та җитте.
Җитәкчеләр, басу технологлары белән аралашканда район бащлыгы аларга моңарчы башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде, урак чорында төрле очракларда югалып калмас өчен барлык әзерлек чараларын күрергә чакырды,
Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков очрашулар вакытында сөтчелек тармагындагы хәлнең торышы, терлек азыгы әзерләүдәге саннар белән таныштырды.Бер сыерга сөт саву буенча республикада аддынгы урыннарда булсак та, резервлар бар әле.Ел ахырына күп хуҗалыкларда көтүне яңарту хисабына сөт җитештерүне тагын да арттыру мөмкинлеге бар.
Безнең хәбәрләрне укып барыгыз, район авыл хуҗалыгында эшләрнең торышы белән хәбәрдар булырсыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев