Ашпаланы саклап торучыларның берсе
Заманында чиркәве, мәчете булган, фермасы гөрләп эшләп торган бүгенге Ашпалада дистәләп йорт кына калды. Табигатьнең бик матур урынында урнашкан авылны саклап торучыларның берсе - Рәшидә Рамазанова. Улларының һәм аларның гаиләләре карап, ярдәм итеп торган йортта ел башында ул 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Юбилейны зурлап үткәрделәр. Балалары котлавына Россия Президенты...
Заманында чиркәве, мәчете булган, фермасы гөрләп эшләп торган бүгенге Ашпалада дистәләп йорт кына калды.
Табигатьнең бик матур урынында урнашкан авылны саклап торучыларның берсе - Рәшидә Рамазанова. Улларының һәм аларның гаиләләре карап, ярдәм итеп торган йортта ел башында ул 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Юбилейны зурлап үткәрделәр. Балалары котлавына Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән юбилярны котларга Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова да килде.
Рәшидә әби авыл җанлы кеше. Балаларының шәһәргә китәргә кыставын колагына да элми. 82 яшькә кадәр сыер асраган әби. Ул аның туендыручысы гына түгел, юанычы булган. Күршесе Фәимне рәхмәт белән телгә алды. Һәрвакыт кереп хәл белешеп тора икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев