Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Атлар мәйданында «Мәрхәмәтле күршеләр»

Атлар мәйданында «Мәрхәмәтле күршеләр» ишегалды бәйрәме узды.

(Минзәлә, 9нчы сентябрь, «Мензеля-информ», Чулпан Шафикова). Пролетарская урамындагы 46нчы йорт территориясендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган ишегалды бәйрәме узды.

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева «Безнең ишегалды» программасы кысаларында йорт яны территорияләрен һәм үз ишегалларын төзекләндерүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләре белән җирле халык каршында чыгыш ясады. Бүләкләнүчеләр арасында 1нче урта мәктәп коллективы да бар иде, чөнки ул әлеге микрорайонны төзекләндерүдә актив катнашты.

Бәйрәм котлау тантанасы һәм концерт чыгышлары белән үрелеп барылды: медучилище студентлары гитара белән җыр башкардылар, Ирина Моряхина һәм Валерия Чернованың дәртле җырлары җыелган халыкны биетте, уеннар һәм күңелле биюләр белән балалар өчен күңел ачу өлеше үткәрелде, ишегалды халкы үзләре дә чыгыш ясады: ГТХМ ветераны Анатолий Хомяк спорт программасын тәкъдим итте. Концерт өлешеннән соң халык һәм кунаклар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде.

Шулай ук 50 ел кулга-кул тотынышып, алтын туйларын билгеләп үтүче Светлана һәм Валерий Калининнарны да котладылар.

Әлеге чара откан грант хисабына үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, "Чернышевский" 3 нче санлы ТОС 2019 ел нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" Республика конкурсында җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев